Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсуслаштырылган тур уза

2017 елның 19 мае, җомга

2017 елның 19 маеннан 22 маена кадәр Татарстанда мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен беренче мәртәбә “Интегра-Тур” туроператоры тарафыннан оештырылган махсуслаштырылган тур уза. Туристларның беренче төркеме Ижевск шәһәреннән Татарстан буенча мөмкинлекләре чикләнгән туристларны ташу өчен махсус җиһазландырылган микроавтобуста сәяхәт кылачак, бу микроавтобус туроператорга 2016 елда Татарстан Республикасы Р.Н. Миңнеханов тарафыннан бүләк ителгән. Татарстанда булган вакытта туристлар төркеме Казанны, Бөек Болгарны карый алачак, Раифа монастырена, Иннополиска бара алачак һ.б.

Белешмә өчен: “Интегра-Тур” туроператоры инвалидлыгы булган кешеләр өчен, клиентларның теләкләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, турлар оештыруда махсуслаша.

2016 елда “Безнең Татарстан” форумында “Интегра тур” социаль проекты беренче урынны яулады, дәүләт ярдәмен алды һәм актив рәвештә үсә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International