National Geographic журналы укучылары арасында Россиядә 2016 елда туристик юнәлешләрне сайлап алу буенча бирелгән тавышларга йомгак ясаган. «Рамблер.Сәяхәтләр» сервисы мәгълүматлары буенча, Россия укучылары эчке могҗизалы, экскурсион, этнографик һәм экологик юнәлешләрне сайлаган.
Россия укучылары Татарстанны экскурсия ялы өчен яхшы урын буларак сайлаган. ТР белән бергә беренче урынны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе бүлешкән. Әлеге төбәкләр өчен укучыларның 23 проценты тавыш биргән. Икенче урынны - Калининград өлкәсе (18 процент) һәм өченчене Хакасия (11 процент) алган.