Татарстан башкаласы мәктәп укучыларының федераль туристик марштурларына кушылды

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Туристик маршрутның исеме “Борынгы Казан хәзинәләре”.

Программа ике көнлек булачак. Беренче көндә укучыларга Казан буенча күргәзмә экскурсия, Казанның мең еллык музее, Казан Кремлене һәм Татарстан Җөмһуриятен Милли музее тәкъдим ителә. Программаның икенче көне Свияжск утравында уза.

8-10 августта беренче укучылар группасын кабул итү планлаштырылган. Бу программа буенча Россия Федерациясе регионнарыннан барлыгы 1000 мәктәп укучысы килү көтелә. Балалар Универсиада авылы Торак бистәсендә урнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International