Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча беренче комиссия утырышы узды
Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча беренче комиссия утырышында Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов, иҗтимагый һәм гуманитар белем институтының фән, яңалык һәм өстәмә белем бирү ректор урынбасары Ф.А.Фомушкин,Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәуләт комитеты рәис урынбасары Л.М.Сәетова, кадрлар һәм юридик эш секторының әйдәп баручы киңәшчесе Ю.Н.Рязанова, кадрлар һәм юридик эш секторының әйдәп баручы консультанты З.Ф.Тажетдинова, дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Д.Х.Фатыхова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Барлык булган мәгълүмәтләр ачык булган рәвештә тәэмин ителү максаты белән
Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә барлыкка китерелде. Шулай ук «Ышаныч телефоны» буенча (843) 222-81-55 (дүш.-җом. 9.00 сәг. алып 18 сәг. кадәр) коррупция булган очраклары турында хәбәр итергә мөмкин. Утырыш видеоязма форматында узды.