Иске Татар бистәсендәге “Кунак” бутик-отеле территориясендә традицион йорт стилендә яшәү өчен өч яңа глэм-йорт барлыкка килде. Саунузел, зур булмаган кухня һәм үз террасасы белән җиһазландырылган объектлар “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты кысаларында ачылган.
Иске Татар бистәсендәге “Кунак” бутик-отеле территориясендә туристларга уңайлы яшәү өчен өч яңа кунак йорты төзекләндерелде. Урнаштыру объектлары “Туризм һәм кунакчыллык” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде.
Яңа йортлар заманча сервис стандартларына җайлаштырылган татар колориты булган глэмп-йортлардан гыйбарәт. Аларның һәрберсе саунузел, зур булмаган кухня һәм үз террасасы белән җиһазландырылган.
Интерьерның үзенчәлеге булып татар остасы тарафыннан төрле агач токымнарыннан кулдан эшләнгән җиһазлар һәм предметлар тора. Кунакханәдә билгеләп үтүләренчә, проект концепциясе аутентик татар колоритын технологик уңайлылык белән берләштерә: стандарт номерлардан алып “люкс” категориясенә кадәр Кабан күленең панорама күренеше белән.
Яңа йорт-апартаментлардан тыш, “Кунак” бутик-отеле территориясендә кунаклар өчен “Аш Бабай” татар милли кухнясы мунчасы һәм кафесы эшли. Кунакханә комплексы Казанның тарихи үзәгенең төп туристик урыннарына якын урнашкан, бу аны сәяхәтчеләр өчен уңайлы тукталыш ноктасы итә.
Тулырак мәгълүмат отель сайтында бар: https://kunakapart.ru/ .