Казанда “Здорово на все сто” фестиваленең эксперт сессиясе узачак

2026 елның 10 апреле, җомга

Казанда 24-25 апрельдә Идел буе һәм Уралның сәламәтлек саклау проектларында катнашучылар җыелачак. Идел буе федераль округы Теннис академиясендә “Здорово на все сто” фестиваленең эксперт сессиясе Бөтенрәсәй “Сәламәтләндерү картасы” һәм ВДНХдагы финал өчен иң яхшы идеяләрне сайлап алачак.

24-25 апрельдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының теннис академиясендә “Здорово на все сто” Бөтенрәсәй сәламәтләндерү фестиваленең күчмә эксперт сессиясе була. Чара Идел буе һәм Урал федераль округлары вәкилләрен сәламәтлек саклау, актив озак яшәү һәм сәламәтләндерү туризмы өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен берләштерәчәк.

 Төп максат - 2026 елның 14-16 августында ВДНХда фестиваль финалында үз эшләнмәләрен тәкъдим итү, шулай ук “Рәсәйнең сәламәтләндерү картасы” цифрлы платформасына керү мөмкинлеге алачак кимендә 30 перспективалы проектны сайлап алу.

Конкурс буенча сайлап алу өч номинациядә узачак:

  • “Сәламәтлек өчен иң яхшы продукт” (БАДлар, табигый косметика, фитопродукция);

  • “Иң яхшы савыктыру практикасы/технологиясе” (авторлык методикалары, цифрлы сервислар);

  • “Иң яхшы көч урыны” (санаторийлар, wellness-үзәкләр, туризм объектлары).

Үз проектыңны тәкъдир итүгә гаризаны 15 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://здоровонавсесто.рф/konkurs/

Сессия программасына эшлекле һәм ачык вакыйгалар керә: министрлык вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл, федераль экспертлар өчен проектларның питч-сессияләре, иң яхшы савыктыру продуктлары һәм локацияләре мини-күргәзмәсе, шулай ук конкурс финалистларыннан Казан халкы һәм кунаклары өчен мастер-класслар.

Мастер-классларга һәм лекцияләргә теләгән һәркем килә ала. Катнашу бушлай, әмма алдан теркәлү таләп ителә. Кунак сыйфатында 23 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://здоровонавсесто.рф/kazan-2026/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International