“Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты ярдәмендә Татарстанның Тукай районында М7 трассасында алты яңа уңайлы йорт ачылды. “АвтоДвор-Күзкәй” кунакханә комплексы автотуристлар өчен номерлар фондын киңәйтте.
2025 елда субсидия алучылар үз проектларын гамәлгә ашыруның актив фазасына керештеләр. Беренче нәтиҗәләрнең берсе Мәскәү-Уфа маршруты буенча “Волга” М7 федераль трассасында урнашкан “АвтоДвор - Күзкәй” юл буе кунакханә комплексы инфраструктурасын яңарту булды.
"Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты кысаларында бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә комплекс территориясендә алты яңа уңайлы йорт барлыкка килде.
Хәзер сәяхәтчеләр һәм туристлар өчен киңәйтелгән номерлар фонды бар: 15 кешегә кадәр зур компанияләр өчен иркен ял бүлмәсе белән “Люкс” номерлары һәм мунчалы аерым кунак йорты каралган, 6 кешегә кадәр төркемнәр өчен “Стандарт” номерлары туры киләчәк, ә сәяхәтче парлар өчен индивидуаль җылыту һәм үз санузеллары булган ике кешегә исәпләнгән компакт йортлар төзелгән. Йортларның берсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инфраструктура булдырылган.
Барлык яңа йортлар да саклана торган һәм яктыртылган территориядә урнашкан. Һәр кунак өчен аерым парковка урыны каралган, бу комплексны автотуристлар өчен аеруча уңайлы итә. Торудан тыш, комплекс кунакларына “Күзкәй” кафесы да бар. Биредә хәләл продукцияне дә кертеп, өй, Көнчыгыш, Ауропа һәм традицион татар ашлары тәкъдим ителә.
“АвтоДвор-Күзкәй” комплексы автотуристлар өчен уңайлы нокта буларак булдырылган: янәшәдә ягулык салу станциясе, автосервис һәм автозапчастьләр кибете эшли. Бу сәяхәтчеләргә уңайлы һәм куркынычсыз ял итү зонасыннан чыкмыйча гына барлык техник мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.