Татарстанның туристлык индустриясе вәкилләренә мөрәҗәгать

2026 елның 7 марты, шимбә

Хөрмәтле коллегалар!

Хәзерге вакытта Рәсәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. 

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты сезгә Ватан мәнфәгатьләрен яклаганда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт йөзеннән әлеге категория гражданнар өчен туристлык хезмәтләренә махсус шартлар (ташламалар һәм льготалар) бирү инициативасы белән мөрәҗәгать итә.

Рәсәй Федерациясенең башка төбәкләрендә социаль җаваплы бизнесның иң яхшы тәҗрибәләре арасында - ветераннар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен урнашу, шифаханә-курорт дәвалануы, экскурсия хезмәте күрсәтү, туристлык объектларына һәм тау чаңгысы комплексларына бару өчен ташламалы тарифлар кертүнең уңышлы мисаллары бар. 

Туроператорлар, кунакханәләр, шифаханәләр, тау чаңгысы комплекслары, экскурсия бюролары һәм Татарстан туриндустриясенең башка объектлары җитәкчеләрен әлеге инициативага кушылу мөмкинлеген карарга чакырабыз. Ватанны саклаучылар һәм аларның гаиләләре өчен махсус ташламалар кертү социаль гаделлекне формалаштыруга зур өлеш кертәчәк, аларга хезмәтләре өчен уртак рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирәчәк һәм Татарстан Республикасының кайгыртучанлык һәм кунакчыллык территориясе буларак уңай имиджын ныгытуга ярдәм итәчәк.

Инициативаны хупларга әзер булган оешмаларны үзләренең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрендә ташламалар турында мәгълүмат урнаштыруларын сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International