“Бәллүр компас” - 2026 премиясенә гаризалар кабул итү бара

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

География һәм мирасны саклау өлкәсендә иң абруйлы халыкара бүләкләрнең берсе булган “Бәллүр компас” премиясенә конкурс буенча сайлап алу дәвам итә. 2026 елда бәллүр һәм көмештән ясалган сыннар бизнес һәм мәгърифәтчеләр өчен яңа юнәлешләрне дә кертеп, 11 номинациядә үз ияләрен табачак.

“Бәллүр компас” милли премиясенә - Рус география җәмгыяте химаясендә тапшырыла торган дәрәҗәле халыкара бүләккә гаризалар кабул ителә. 2026 елда бәллүр һәм көмеш сыннар инде 14 нче тапкыр тапшырылачак.

Катнашуга фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, иҗат берлекләре, Рәсәй һәм чит ил оешмалары, төрле өлкә предприятиеләре, шулай ук бәйсез инициатив төркемнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм шәхси затлар чакырыла. Төп шарт - география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау өлкәсендә күренекле казанышлар яисә проектлар булу.
 
 Кандидатлар үз проектларын 11 номинациядә тәкъдим итә алалар, шул исәптән “Фәнни казаныш”, “Сәяхәт һәм экспедиция”, “Мәгърифәт”, “Фотоэш”, “Гражданлык позициясе” һәм “Сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы экологик проекты”. Җиңүчеләрне галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм ММЧ вәкилләре кергән абруйлы жюри билгели. “Җәмәгатьчелекне тану” номинациясендә мактаулы статуэтка иясе халык интернет-тавыш бирү юлы белән сайланачак.

Гариза бирергә һәм премия турындагы нигезләмә белән рәсми сайтта танышырга мөмкин -  www.rus-compass.ru
 Гариза бирү кампаниясе 2026 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International