Иран белән визасыз килешү буенча эшләргә ниятләгән туроператорлар өчен мөһим мәгълүмат

2025 елның 16 ноябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Россия һәм Ираннан килгән туристларны визасыз алмашуны оештыру өчен туристлык оешмаларыннан мәгълүматлар җыя.

2026-2027 елларга Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Иран Ислам Республикасы Хөкүмәте арасында визасыз төркемле турист сәфәрләрен гамәлгә ашыру эшчәнлеген башкару хокукына ия булган туристлык оешмалары исемлеген төзү өчен,  кызыксынган туристлык компанияләреннән ТР Туристлык буенча дәүләт комитетына документлар пакеты әзерләүләрен һәм җибәрүләрен сорыйбыз.

2025 елның 28 ноябренә кадәр:

·       туристлык оешмасы турында кушымта формасы буенча Word документы форматында гомумиләштерелгән мәгълүматларны электрон почтага җибәрергә кирәк: e.varlamova@tatar.ru. Гаризаларны тутырганда оешмаларның белешмәләрен рус һәм инглиз телләрендә күрсәтергә кирәк.

Туроператорлар мәҗбүри рәвештә туроператорларның бердәм федераль реестрында торырга һәм халыкара керү һәм/яки чыгу туризмы өлкәсендә эшчәнлек алып барырга тиеш.

2025 елның 01 декабреннән 05 декабренә кадәр:

·       Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында түбәндәге адрес буенча туристлык оешмасы мөһеренең төп нөсхәләрен китерергә кирәк: Казан ш., М. Горький ур., 19, 4 кабинет.

Элемтә өчен:  ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу бүлегенең әйдәп баручы консультанты – Варламова Елена, тел. (843) 222-90-37

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International