Татарстанда «ТурПрофи» туристлык волонтерлары өчен профильле смена тәмамланды

2025 елның 14 ноябре, җомга

13 ноябрьдә Татарстанда «ТурПрофи» туристлык волонтерлары өчен профильле смена тәмамланды. Республика хакимияте ярдәме белән оештырылган чарада 70 студент катнашты, алар тармак экспертларыннан лекцияләр тыңлады һәм туризмда ясалма интеллект куллану күнекмәләрен алдылар.

11-13 ноябрь көннәрендә «Добрый» БСЛ «ТурПрофи» туристлык волонтерлары өчен профильле-белем бирү сменасы узды. Чара Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

Быел сменада республиканың профильле югары уку йортларыннан һәм махсус урта уку йортларыннан 70 студент-волонтер катнашты. «ТурПрофи» программасы 2011 елдан волонтерларны өйрәтү, аларны үз проектларын тормышка ашыруга кызыксындыру һәм туристлык тармагы профессионаллары белән таныштыру максатында гамәлгә ашырыла.

Быел смена мини-форум форматында узды, бу балл-рейтинг системасыннан баш тартырга һәм белем бирү контентына һәм тере аралашуга басым ясарга мөмкинлек бирде.

Катнашучылар өчен Татарстанның туристлык һәм  кунакчыллык өлкәсендәге экспертлар тармакның түбәндәге төп юнәлешләре буенча чыгыш ясады:

  • экскурсия һәм туроператорлык эшчәнлеге;
  • ресторан бизнесы һәм сервисы;
  • кунакханә бизнесы.

    Шулай ук волонтерлар инклюзив туристлыкның нәрсә икәнен һәм аның гамәлдә төп принциплары нинди булуын белделәр.

Быел ясалма интеллект инструментларын өйрәнүгә һәм аларны гамәлдә куллануга аерым игътибар бирелде. Бу юнәлеш кысаларында промтлар язуга һәм төрле AI-сервисларны куллануга багышланган ике махсус лекция узды.

Ассамблея волонтерлары – Казанда, Бөек Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә зур туристлык чараларында даими катнашучылар. Ел саен алар «Кунакчыл Казан» проектына зур өлеш кертәләр, туристларга һәм шәһәр халкына Татарстан башкаласында ориентлашырга һәм аның төп истәлекле урыннары турында белергә ярдәм итәләр.

Волонтерлар әзерләү буенча алып барыла торган эш «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының тармакның кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән бурычларын гамәлгә ашыруга өлеш кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International