Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күпполяр дөнья формалашу шартларында республиканың актив халыкара эшчәнлегенә өстенлек бирелүен белдерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында ул БРИКС, ШОС һәм ЕАЭС катнашуның төп ролен, шулай ук икътисадны һәм туризмны стимуллаштыру өчен ислам илләре, Кытай һәм Һиндстан белән партнерлыкларны үстерүне билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов: «Хәзерге халыкара вәзгыять бик тиз үзгәрә, күпполяр дөньяның әһәмияте арта бара. Ил җитәкчелеге кушуы буенча Татарстан БРИКС, ШОС һәм Евразия икътисадый берлеге кысаларындагы интеграцион процессларда актив катнаша, якын чит илләр, ислам дәүләтләре, Кытай, Һиндстан, Азия Һәм Африка илләре партнерлары белән хезмәттәшлекне динамик рәвештә үстерә.
Республиканың халыкара икътисадый һәм гуманитар элемтәләрен киңәйтүгә ел саен үткәрелә торган эре чаралар да ярдәм итә, алар арасында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum», «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара икътисадый форумнары, Kazan Digital Week, Глобаль яшьләр саммиты, Энергетика һәм Нефть-газ химиясе форумнары бар. Әлеге мөһим чаралардан киләчәктә дә гамәли нәтиҗәләрне арттырырга кирәк.»
Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
Актив халыкара эшчәнлек икътисадның төп тармакларын, беренче чиратта — туризмны һәм хезмәтләр экспортын үстерү өчен куәтле катализатор булып тора.
Республиканы яңа глобаль чылбырларга кертү һәм ике яклы элемтәләрне ныгыту турыдан-туры «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына эшли. Эре халыкара форумнар һәм саммитлар Татарстанның туристлык потенциалын алга этәрүдә нәтиҗәле инструмент ролен үти. Бу керүче туристлар агымы үсешенә генә түгел, мәгариф, мәдәният, эшлекле туризм (MICE) һәм IT өлкәсендә хезмәтләр экспортын арттыруга да ярдәм итә.