Татарстаннан дүрт шифаханә 2024 ел нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы 100 шифаханәсе Гомумроссия рейтингына кертелгән. Алар арасында лидер булып рейтингның 18нче урынын алган «Бәкер» шифаханәсе танылган. Сайлап алу Россия территориясендәге 1700 шифаханә арасыннан үткәрелгән.
Сәламәтләндерү туризмы һәм корпоратив сәламәтлек ассоциациясе (АОТ) «Топ-100 Россия шифаханәләре» шифаханә-курорт оешмаларының инвестицион җәлеп итүчәнлегенең унынчы юбилей рейтингы нәтиҗәләрен бастырган. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасыннан дүрт шифаханә әлеге исемлеккә кертелгән.
Рейтингны формалаштыру катнашучылар анкетасы нигезендә үткәрелә, аның барышында оешмалар эшчәнлегенең төп икътисадый һәм финанс күрсәткечләре исәпкә алына. Методология «Эксперт РА» (RAEX) рейтинг агентлыгы белән берлектә эшләнгән. Рейтинг йомгаклары буенча аналитик хисапта 2019-2024 елларның алты еллык чоры өчен мәгълүматлар бар, шулай ук 2025 елның беренче яртыеллыгы күрсәткечләрен дә кертеп, гомумтармак тенденцияләре дә карала.
Республика шифаханәләре арасында иң югары позицияне «Бәкер» шифаханәсе алып, аңа Гомумроссия рейтингында 18 нче урын бирелгән. Шул ук вакытта әлеге шифаханә «Клиент үзәклеге буенча топ–5 шифаханә» Бөтенроссия конкурсы кысаларында билгеләп үтелгән, «Ял итү өчен иң яхшы киңлек» номинациясендә җиңүче булган.
Шулай ук топ-100 рейтингында:
Рейтингны сәламәтләндерү туризмы һәм корпоратив сәламәтлек ассоциациясе сайтында карарга мөмкин: https://aotrf.ru/projects/rating-2025/#tbl_25.