Mahan Air Иран һәм Татарстан туристлары өчен яңа юнәлеш ача «Киләчәк ориентирлары» форумының пленар сессиясендә РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков чыгыш ясады

2025 елның 10 октябре, җомга

«Киләчәк ориентирлары» форумының пленар сессиясендә РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков турбизнеска ярдәм итүнең системалы чаралары турында белдерде. Төп инициативаларга ташламалы салым салуны озайту, турпродуктны билгеләүне яңадан карау һәм эчке базарда «Электрон юллама»ны мәҗбүри куллануны гамәлдән чыгару мөмкинлеге керә.

«Киләчәк ориентирлары» туристлык форумының эшлекле программасы кысаларында «Туристлык индустриясе эволюциясе. Киләчәк туроператорлары» төп пленар сессиясе булды. Алдынгы тармак экспертлары, дәүләт хакимияте һәм бизнес вәкилләре цифрлы трансформация шартларында туриндустрия үсешенең стратегик векторлары турында фикер алыштылар.

Диалогта федераль һәм төбәк хакимият органнары, закон чыгару хакимияте, профессиональ бергәлек һәм эксперт оешмалары вәкилләре катнашты: РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков, Дәүләт Думасының Туристлык комитеты әгъзасы Артем Прокофьев, Мәскәү Туризм комитеты рәисе урынбасары Булат Нурмуханов, Стратегик инициативалар агентлыгының «Городская экономика» дивизионы директоры Ольга Захарова, «Больше, чем путешествие» АКО генераль директоры Олеся Тетерина, Россия туриндустрия берлеге президенты Илья Уманский, шулай ук сессиянең модераторы — Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков үз чыгышында ассызыклаганча, туристлык үсеше бүген дәүләт сәясәтенең өстенлеге булып тора һәм ил җитәкчелегенең игътибары үзәгендә тора, шулай ук турпродуктлар формалаштыруда туроператорларның аерым ролен билгеләп үтте.

«Туроператорлар бүген туристлык продуктларын булдыру этабында, яңа маршрутлар һәм аларга экспертиза ясау этабында төп роль уйныйлар. Бу рольне ясалма интеллект яки цифрлы платформалар белән алыштыру мөмкин түгел. Без монда һәрвакыт тармак профессионаллары фикеренә таянабыз», – дип ассызыклады Дмитрий Вахруков.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, дәүләт тарафыннан туроператорларга системалы ярдәм чаралары күрелә. Хөкүмәт Дәүләт Думасына туроператорлар өчен ӨХС буенча ташламаларны 2030 елга кадәр озайту турындагы закон проектын кертте.

Шулай ук закон чыгаручылар тарафыннан турпродуктны яңача билгеләү турындагы инициатива карала. Аерым алганда, аның составыннан хәзерге вакытта кулланучылар ешрак мөстәкыйль сатып ала торган мәҗбүри ташуны төшереп калдырырга тәкъдим ителә. Закон проекты беренче укылышта кабул ителде һәм бүген аны эшләп бетерү дәвам итә.

Икътисадый үсеш министрлыгы шулай ук эксперт бергәлеге белән эчке базар өчен «Электрон юллама» ДМС мәгълүматларын мәҗбүри кертүне гамәлдән чыгаруны карый. Бу инициатива премьер-министр Михаил Мишустин рәислегендә узган туристлыкны үстерү буенча стратегик сессиядә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International