Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Артем Прокофьев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының РФ дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
Төп тема «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру булды. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, 2025 елга чараларны конкурс буенча сайлап алу төгәлләнде. «Хәзер катнашучыларның гаризалары карала. Нәтиҗәләр якын арада билгеле булачак», — диде ул.
Киңәшмәнең икенче өлеше Лаеш районында «Казан марина» туристлык территориясен төзү буенча масштаблы проектка багышланды. Эшләрнең ничек баруы турында Сергей Иванов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов бергәләп хәбәр иттеләр. Проект Куйбышев сусаклагычы ярында туристлар өчен яңа тарту ноктасы булырга тиеш.