Казанда октябрьдә «Агротуризм мәктәбе» старт ала

2025 елның 12 сентябре, җомга

Идел буе федераль округыннан агробизнес һәм авыл туризмы вәкилләрен бушлай укырга чакыралар. Октябрь аенда Казанда Россельхозбанк һәм Кунакчыллык индустриясе гомуммилли берлеге тарафыннан оештырылган «Агротуризм мәктәбе» узачак. Экспертлар хокукый мәсьәләләр, маркетинг, сервис һәм турмаршрутларга интеграция турында сөйләячәк.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, агротуризм – перспектив бизнес-юнәлеш кенә түгел, кунаклар өчен авыл көнкүреше һәм җирле колорит белән танышу өчен уникаль мөмкинлек тә. «Авыл җиренә җирле көнкүреш белән танышу өчен килсәләр, бик яхшы», – дип саный Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

2025 елның 16-18 октябрендә Казан кооператив институты мәйданчыгында «Агротуризм мәктәбе» укыту проектының чаралар циклы узачак.

«Агротуризм мәктәбе» – «Россельхозбанк» АҖ һәм Кунакчыллык индустриясе гомуммилли берлегенең уртак проекты. Проектта катнашу бушлай, анда Идел буе федераль округы субъектларыннан эшкуарлар һәм авыл туризмы өлкәсендә эшләүче белгечләр, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнаша ала.

Проектның экспертлары булып федераль һәм төбәк хакимият органнары, фәнни һәм мәгариф оешмалары, профильле ассоциацияләр вәкилләре, агротуризм һәм кунакчыллык индустриясенең әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре, туроператорлар, шулай ук илнең туристлык тармагының әйдәп баручы экспертлары чыгыш ясаячак.

«Агротуризм мәктәбе»ндә укыту барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалану, агротуристик объектларны маркетинг аша чыгару, вакыйгалы туризмны оештыру, сервисны яхшырту һәм уникаль сәүдә тәкъдиме булдыру, локаль туроператорлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм агротуризм объектларын туристлык маршрутларына кертү мәсьәләләре каралачак. Программаның гамәли өлешенә Татарстан Республикасының уңышлы агротуристлык объектларына бару керә.

Чаралар Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Тотрыклы туризм» фәнни-мәгариф консорциумы һәм БДБ Икътисадый үсеш эшлекле үзәгенең Тотрыклы туризмны үстерү комитеты ярдәмендә үткәрелә.

«Агротуризм мәктәбе»ндә катнашуга гаризаларны 9 октябрьгә кадәр электрон почта адресына җибәрергә кирәк: utcons@bk.ru. Элемтә өчен – Лазарев Алексей Владимирович, телефон: +7 (928) 256-77-76.

Чаралар Казан кооператив институтының конгресс-залында Даурия ур., 32 йорт адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International