Татарстанның 32 меңнән артык кунагы туристлык волонтерларына мәгълүмати ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында «Кунакчыл Казан» проекты тәмамланды. Брендлы мәгълүмат чатырларында волонтерлар кунакларга шәһәрдә ориентлашырга ярдәм иткәннәр һәм, традиционнан алып гадәти булмаган сорауларга кадәр, төрле сорауларга җавап биргәннәр.

Ел саен үткәрелә торган «Кунакчыл Казан» проекты Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО белән берлектә гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында 108 волонтер – югары уку йортлары студентлары – шәһәр кунакларына Татарстан Республикасының төп туристлык үзәкләре һәм вакыйгалы чаралар турында мәгълүмат биргән, туристларның сорауларына җавап биргән, шулай ук Казан, Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең туристлык карталарын күрсәткән.

Волонтерлар шәһәрнең тарихи үзәгендә – Бауман урамында һәм Г.Камал исемендәге театр каршында эшләделәр.

Проектны гамәлгә ашыру чорында аларга 32 000 нән артык турист мөрәҗәгать иткән. Иң актив туристлар исемлегендә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Үзәк федераль округ төбәкләреннән сәяхәтчеләр. Мәгълүмати ярдәм сорап Беларусь, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Казахстан, Германия, Австралия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Израиль, Испания, Италия, Африкадан да кунаклар мөрәҗәгать иткән.

Туристлар еш кына кич белән кая барырга, иң яхшы җирле сувенирларны һәм чәк-чәкне кайдан сатып алырга, милли ашларны кайда татып карарга икәнлеге белән кызыксынган. Шулай ук чатырларга килүчеләрне шәһәр һәм башка туристлык үзәкләре буенча да экскурсия вариантлары кызыксындырган.

Традицион сораулар арасында гадәти булмаганнары да очрый: мәсәлән, кунаклар республикада Татарстан флагы төсенә (кызыл автобуслар һәм яшел троллейбусларны күздә тотып) җәмәгать транспорты сатып алынамы дип кызыксынганнар һәм прәннек өенә охшаган бинада («Әкият» курчак театры бинасында) кондитер фабрикасын эзләгәннәр. Мәскәү модельерыннан аерым сорау килгән, аны татар дизайнерлары киемнәре белән кибетләр кызыксындырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International