Биектау районында «Крутушка» XV халыкара этномәдәни фестивале тәмамланды

2025 елның 30 августы, шимбә

2025 елның 22-24 августында Крутушка бистәсендә XV халыкара этномәдәни фестивальгә Россиядән һәм чит илләрдән 5000нән артык тамашачы һәм 800 катнашучы җыелды.

Чара кысаларында 70кә якын иҗат коллективы һәм 500 башкаручы чыгыш ясады. Программа 150 чараны үз эченә алды, алар арасында «Намгар», «AY YOLA», «Светоглас», «Степь и Гималай», Сергей Старостин һәм башкалар чыгыш ясады. Тамашачылар, этноэлектроника һәм фолк-роктан алып классик, авангард һәм эксперименталь жанрларга кадәр, этник музыканың күп төрле юнәлешләре белән таныша алдылар.

Идел буе, Урал, Себер, Байкал аръягы, Мәскәү, Калининград һәм Санкт-Петербургны да кертеп, Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор ансамбльләре һәм башкаручылар чыгышларына аерым басым ясалды. Сәхнә чыгышларыннан тыш, фестивальнең мөһим өлеше булып катнашучыларның җанлы аралашуы һәм бергәләп музыка уйнавы тора. Бию программасының кульминациясе «Допляшись» баттлы булды, анда 20дән артык конкурсант катнашты. Ярышта Мәскәүдән Полина Дмитриева һәм Ижаудан Егор Балибалов җиңү яулады.

Фестиваль кунаклары халык биюләре буенча мастер-классларда, кичке концертларда һәм театр куелышларында катнаша алды. Соңгылары арасында «Большой и крылатый» спектакле, Нурбәк Батулла катнашындагы перформанс, «Иван-капитан и горе злосчастное» спектакле һәм башкалар бар иде.

Программага шулай ук этнографик документаль фильмнар күрсәтү, антропологлар һәм фольклорчылар лекцияләре, «По Казанке до Крутушки» китабын тәкъдир итү, «Историческая фотография» мәйданчыгы эше һәм шеф-поварлардан кулинар мастер-класслар кертелгән иде. Фестивальдә 150дән артык һөнәрче кул эшләнмәләре тәкъдим ителде һәм традицион һөнәрләр буенча мастер-класслар үткәрелде.

Оештыручылар: «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге» ҖЧҖ, «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы, Биектау муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше «Биектау» хәйрия фонды, «Гармония» иҗтимагый һәм гражданлык инициативалары фонды.

Фестиваль Президентның Мәдәни инициативалар фонды, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы администрациясе ярдәмендә үткәрелә.

Вакыйгалы чаралар уздыру «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының туристлык сәфәрләре санын 2030 елга 140 млн. кешегә кадәр арттыру бурычларының берсенә ирешергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International