Татарстанның истәлекле урыннары Россиянең иң гадәти булмаган урыннары исемлегенә кертелде

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Татарстанның алты истәлекле урыны «Яндекс.Карта» версиясе буенча Россиянең иң гадәти булмаган урыннары исемлегенә кергән. Исемлеккә Семрук кинопоселогы, Петропавел соборы, «Татар утары» кунакханә-ресторан комплексы, Шөгер нефть музее, Зөядәге Успение соборы һәм Болгар музей-тыюлыгы кергән. Барлык объектлар кулланучылар бәяләве һәм нейрочелтәр мәгълүматлары буенча сайлап алынган.

«Яндекс.Карта» аналитиклары илнең иң гадәти булмаган 380 туристлык объекты рейтингын төзегән, аларны кулланучыларның югары бәяләре, 4,5 баллдан башлап, бәяләмәләр саны буенча дистәләгән мең варианттан сайлап алганнар. Бу исемлеккә Татарстанның берьюлы алты истәлекле урыны кертелгән, аларның һәрберсе үзенчә уникаль.

Исемлеккә Татарстанның Лаеш районындагы «Зөләйха күзләрен ача» сериалыннан танылган Семрук кинопоселогы кертелгән. Рейтингка шулай ук җиде яруслы иконостасы һәм барокко лепнинасы булган Казандагы Петропавел соборы да кертелгән.

Сайлап алынган объектлар арасында – Кабан күле буендагы Иске Татар бистәсендә Сабитовларның элекке утарында урнашкан «Татар утары» кунакханә-ресторан комлексы, шулай ук Шөгер нефть-битум заводы урынында нефть чыгару процессын күрсәтүче Шөгер нефть музее бар.

Моннан тыш, исемлеккә ике әһәмиятле объект кергән: Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм Болгар музей-тыюлыгы - Идел Буе Болгарының борынгы тарихына дәлил.

Рейтингны төзү өчен Алиса нейрочелтәренең мөмкинлекләре файдаланылган, ул дистәләгән мең бәяләмәне анализлаган, иң оригиналь урыннарны ачыклаган.

Тулы исемлек юл күрсәткечендә бар: yandex.ru/company/researches/2025/wow-places.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International