Алтай Республикасы туроператорлары делегациясе һәм Төбәкне үстерү корпорациясе вәкиле Казанга туристлык өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту өчен килде. Визит Алтай һәм Татарстан башлыклары имзалаган килешү кысаларында уза һәм ике регионның да туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итүне үз эченә ала.
Казанда Алтай Республикасы делегациясенең эш визиты бара, аның составына биш туроператор һәм Төбәкне үстерү корпорациясе вәкиле керде. Сәфәр 2025 елның 14 мартында Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә, шул исәптән туристлык багланышларын үстерүдә уртак эш алып баруны күздә тота. Казан белән Горно-Алтай арасында ике авиакомпания башкара торган авиаэлемтә җайга салынган инде.
Очрашу барышында Алтай Республикасы вәкилләре үз төбәкләренең туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр, сезонлы программаларга басым ясадылар: алтын көз, язгы чәчәк ату һәм кышкы спорт төрләре. Экотуризм, елның кышкы вакытында актив ял итү һәм Алтайның мәдәни-тарихи мирасы белән танышу буенча тәкъдимнәр аеруча кызыксыну уятты.
Үз чиратында, кунаклар Татарстан потенциалы белән танышачак. 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк визит программасында республиканың төп туристлык үзәкләрендә: Зөя утрау-шәһәрчегендә, Бөек Болгарда һәм Казанда булу. Кунаклар төбәкнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнәчәк, татарларның милли үзенчәлекләре һәм традицияләре турында беләчәк, шулай ук җирле гастрономиягә бәя бирәчәк.
Әлеге эш «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының туристлык сәфәрләре санын 2030 елга 140 млн кешегә кадәр арттыру буенча бурычларының берсенә туры килә.