Илкүләм проект кысаларында Татарстанда алты районда ял итү зоналары төзекләндерелде. Әлмәт, Бөгелмә, Зәй һәм башка районнарда, төбәк халкының һәм кунакларының ялын тагын да уңайлырак итү өчен, пляжлар төзекләндерелде, беседкалар, мунчалар һәм коткару каланчалары урнаштырылды.
Татарстан пляж, сәламәтләндерү һәм гаилә ялы өчен инфраструктураны актив үстерә, республика халкы һәм кунаклары өчен уңайлы шартлар тудыра.
«Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстан Республикасының Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Тукай, Минзәлә һәм Питрәч районнарында уңайлы ял итү өчен өстәмә шартлар барлыкка килде.
Әлмәт районында Кәске авылында ял итүчеләр өчен яңа ял зонасы барлыкка килде, анда мунчалар, чаннар һәм беседкалар урнаштырылды.
Бөгелмә районында «Ивушка камп» глэмпингы пляжларында, «Нептун» ял йорты һәм «Новая земля» парк-отеле пляжларында коткару каланчалары, шезлонглы күләгәле лапаслар, эскәмияләр, таган, урналар һәм мәгълүмат стендлары урнаштырылган. «Новая земля» парк-отеле пляжы 2023 елда илкүләм проект кысаларында субсидия акчаларына булдырылды һәм төзекләндерелде.
Зәй районының «Ромашкино» шифаханәсендә субсидия акчаларына саф һавада ял итү өчен эскәмияләр һәм шезлонглар сатып алынган территория төзекләндерелгән.
Тукай районының «Баграж» утарында тәкъдим ителә торган хезмәтләр спектры киңәйтелгән: яңа модульле мунчалар һәм урам купельләре җиһазландырылган.
Илкүләм проект кысаларында субсидия акчаларына 2023 елда төзелгән Минзәләдәге пляжда туризм инфраструктурасын үстерү дәвам итә. Бу сезонда пляжда су инвентарен прокатлау пункты янында понтонлы причал барлыкка килде.
Питрәч районының «Минем Ранчо» глэмпингында балалар белән кунаклар өчен ял итү зоналары булдырылган: балалар мәйданчыклары урнаштырылган һәм туклану урынын оештыру өчен функциональ беседка җиһазландырылган.