17 июльдән «Казан – Чайковский – Пермь – Чайковский – Казан» регионара маршруты буенча «Метеор – 120Р» тизйөрешле судноларының даими йөреше башлана. Яңа су маршруты өч шәһәрне тоташтырачак, пассажирларга елга буйлап уңайлы хәрәкәт итүне тәэмин итәчәк.
Судно 120 пассажирны сыйдыра һәм Пермьнан Чайковскийга 6 сәгатьтә, ә Чайковскийдан Казанга кадәр, Чайковский һәм Түбән Кама шлюзларын узуны исәпкә алып, 13 сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Расписаниедә пассажирларга уңайлы булсын өчен Чайковскийда һәм Пермьдә төнге тукталышлар каралган.
Беренче рейс Казаннан 17 июльдә китәчәк, ә кире рейска судно Пермьнан 19 июльдә 10:00 сәгатьтә чыгачак. Казанга килү 20 июльдә 18:55 сәгатьтә планлаштырылган. Август ахырына кадәр дәвам итәчәк навигация сезонында барлыгы биш рейс әйләнеше башкарылачак. Казаннан 29 июльдә, 5, 12 һәм 21 августта, ә Пермьнән 19 июльдә, 31 июльдә, 7, 14 һәм 23 августта җибәреләчәк.
Тулы расписание һәм билетлар ташучы – «Водолет» компаниясе рәсми сайтында бар: https://tickets.vodoletnn.ru/
Елгаларда пассажирлар йөртү географиясен киңәйтү «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын үстерү кысаларында алып барыла һәм «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының ил буйлап сәяхәт иткәндә Россия гражданнары өчен уңайлы шартлар тудыру бурычын хәл итүгә ярдәм итә.