Росстат мәгълүматларына караганда, 2025 елның гыйнвар-май айларында Татарстанга туристлар агымы 1,7 млн кешегә җиткән, бу узган ел күрсәткечләреннән өчтән бер өлешкә артык. Төбәкнең төп туристлык үзәкләрендә дә уңай динамика күзәтелә.
Росстат тарафыннан бастырылган мәгълүматларга караганда, 2025 елның 5 аенда Татарстан Республикасына 1,7 млн. турист килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 34% ка күбрәк.
2025 елның гыйнвар-май айларында республиканың күмәк чараларында урнаштырылган затлар саны 1 млн. кеше тәшкил итә (узган елның шушы чорына карата – +18,6%).
Татарстанның төп турүзәкләрендә дә уңай динамика күзәтелә – 2025 елның I яртыеллыгында килүчеләр саны 3,5 млн. кеше тәшкил иткән (узган елның шул ук чорына карата – +3%).
Казан Кремлендә – 2 070 691 кеше, Зөя утрау-шәһәрчегендә – 732 883 кеше, Бөек Болгарда – 288 084 кеше, Алабугада – 314 896 кеше, Тәтештә – 102 205 кеше, Чистайда 43 523 кеше булган.
Татарстан туристлар агымы һәм урнаштыру чараларында кунаклар саны буенча Россиянең ТОП-7 төбәгенә тотрыклы керә, Идел буе федераль округында лидерлыкны саклап кала, бу туриндустрия һәм республика җитәкчелегенең җайга салынган эше нәтиҗәсендә мөмкин булган. Җирле эшкуарлар һәм әлеге тармакның башка вәкилләре даими рәвештә туристлык хезмәтләре спектрын киңәйтә, ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге системалы сәясәт, Россия буенча сәяхәтләр санын арттыру буенча «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итеп, регионга илнең иң кызыклы юнәлешләренең берсе позициясен ныгытырга мөмкинлек бирә.