Туристлык тармагы предприятиеләре өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча яңа дәүләт ярдәме чарасы бар

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы кунакханәләренең, шифаханәләренең һәм рестораннарының хәзер «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында бушлай эксперт аудиты узу һәм бизнес-процессларны оптимальләштерү мөмкинлеге бар. Катнашучыларга сакчыл технологияләр кертергә, өйрәтергә ярдәм итәчәкләр.

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында урнаштыру эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга һәм гомуми туклану предприятиеләренә процессларны оптимальләштерү буенча эксперт ярдәменә дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге бирелә.

Эксперт ярдәмен Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге күрсәтә.

Төбәк үзәге экспертлары оешма һәм предприятиеләр персоналын сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтәләр һәм уртак көч белән хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектын гамәлгә ашыралар.

Проектта катнашу өчен туризм өлкәсендәге оешмаларга түбәндәге критерийларга туры килергә кирәк:

- кунакханәләр һәм гомуми туклану предприятиеләре эшчәнлеген гамәлгә ашырырга (ОКВЭД 55.9 тыш),

- еллык керем 180 млн.сумнан (ӨХС башка) булырга тиеш,

- салым салуның гомуми системасын кулланырга.

Проект турында тулырак мәгълүмат һәм катнашуга гаризалар бирү Производительность.рф платформа аша гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International