Июнь бәйрәмнәрендә Visit Tatarstan бренды чатырларында 2000нән артык турист мәгълүмати ярдәм алды. Туристлык волонтерлары кунакларга Казанның ике мәйданчыгында — Камал театры янында һәм Бауман урамында карталар һәм истәлекле урыннар турында мәгълүмат биреп ярдәм итәләр.
Ел саен үткәрелә торган «Кунакчыл Казан» проекты кысаларында популяр турист локацияләрендә ике брендлы чатыр эшли, анда волонтерлар шәһәр кунакларына мәгълүмати ярдәм күрсәтә.
Чатырлар тарихи үзәкнең төп урыннарында урнашкан:
Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясеннән махсус әзерлек узган волонтерлар Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләргә, Казан, Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең бушлай туристлык карталарын бирергә, шулай ук булачак чаралар турында мәгълүмат белән уртаклашырга әзер.
Проект Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан туристлык волонтерлары ассамблеясе белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Чатырлар көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр 31 августка кадәр эшли.
Шулай ук ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты туристларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатларында Бауман урамы, 49 адресы буенча туристларга мәгълүмат бирү пунктын эшен оештырды.