Татарстан шифаханәләре «Здравница-2025» Бөтенроссия форумында үз мөмкинлекләрен күрсәтте

2025 елның 15 июне, якшәмбе

«Сколково» үзәгендә «Здравница-2025» төп тармак форумы узды, анда Татарстан шифаханәләре үзләренең сәламәтләндерү программаларын тәкъдим иттеләр. Республика шифаханәләре, төбәкнең шифаханә-курорт өлкәсендә лидерлык позициясен раслап, 17 алтын һәм 5 көмеш медаль алдылар. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясенең берләштерелгән стенды кунакларның игътибарын  җәлеп итте, анда дәвалау программалары турында белеп кенә калмыйча, юлламалар отарга, минераль сулардан һәм затлы татар ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин иде.

9-11 июньдә Мәскәү шәһәрендә, «Сколково» инновацион үзәгендә «Здравница-2025» масштаблы бөтенроссия форумы узды, ул индустриянең әйдәп баручы экспертларын бер мәйданчыкта берләштерде. Чарага фәнни һәм медицина оешмалары, шифаханәләр, курортлар белгечләре һәм вәкилләре, шулай ук илнең төрле төбәкләреннән галимнәр һәм экспертлар җыелды.

«Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе республика шифаханәләренең берләштерелгән стендын тәкъдим итте. Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе шифаханәләре, «Татнефть» ГАҖ шифаханәләре, «Дельфин» шифаханә-профилакторие, «Крутушка» шифаханәсе, «Радуга» шифаханәсе, Minger Med Spa отеле һәм «Яр Чаллы» клиника-шифаханәсе катнашты.

Мәскәү халкы һәм форум кунаклары республика ассоциациясенә керә торган шифаханәләрдә ял итү һәм сәламәтләндерү мөмкинлекләре белән таныштылар. Татарстан Республикасы шифаханәләренең «Здравница-2025» форумында катнашуы Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының актив ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу һәрьяклы ярдәм төбәктә шифаханә-курорт тармагын үстерүнең мөһимлеген ассызыклый һәм аның федераль дәрәҗәдә позицияләрен ныгытуга ярдәм итә.

Күргәзмәгә килүчеләр өчен көн саен кыйммәтле бүләкләр һәм Татарстан шифаханәләренә юлламаларга сертификатлар уйнатылды, минераль сулардан һәм милли тәм-томнардан авыз иттеләр.

«Татарстан шифаханәләре» РАСКУ идарәсе рәисе Евгений Терентьев билгеләп үткәнчә: «Здравница-2025» форумы шифаханә-курорт тармагында иң әһәмиятле вакыйга. Шунысы куанычлы, Татарстан шифаханәләре бу масштаблы чарада елдан-ел активрак катнашалар».

2025 елда «Татарстан шифаханәләре» РАСКУ үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтә, һәм бу истәлекле вакыйга уңаеннан Илкүләм Курорт Ассоциациясе президенты, Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор А.Н.Разумов Е.П.Терентьевка юбилей медален шәхсән үзе тапшырды.

«Здравница-2025» форумы кысаларында Татарстан Республикасы шифаханәләре күрсәтелүче хезмәтләрнең югары дәрәҗәдәге профессиональлеген һәм сыйфатын күрсәттеләр, шактый күп бүләкләр яуладылар. Бүләкләү тантанасында форумның оештыру комитеты шифаханәләргә лаеклы дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Гомумән алганда, шифаханәләребез 17 алтын һәм 5 көмеш медаль алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International