Татарстанның Баулы районында 2025 елның 31 маеннан 2 июненә кадәр «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәменә багышланган «Арба фест» Бөтенроссия автотуристлык фестивале узачак. Кунакларны суда йөзү, гастрономия фестивальләре, күңел ачулар, иҗат коллективлары чыгышлары һәм чуаш традицияләре белән танышу көтә.
2025 елның 31 маеннан 2 июненә кадәр Татарстан Республикасының Баулы районы бөтен Россиядән автотуристларны җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. Биредә «Арба фест» Бөтенроссия автотуристлык фестивале узачак, ул чуаш мәдәниятенең «Уяв» колоритлы бәйрәмен уздыруга туры килә. Чара Россиядә автомобиль туризмын үстерүгә ярдәм итә, бу туристлыкны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин куйган максатларның берсенә туры килә.
Программада – Ык елгасы буйлап йөзү рәвешендә актив ял итү, «Бала Party» гаилә этногастрономия туры, шулай ук «Окрошка» гастрономия фестивале һәм һава шарларында очышлар.
«Уяв» чуаш мәдәнияте бәйрәмендә килүчеләрне җирле осталардан сувенирлар ярминкәсе, интерактив чаралар, фольклор коллективлары чыгышлары, дегустацияле квас фестивале, халык уеннары һәм Чуваш ашларыннан дегустация көтә.
Фестиваль турында өстәмә мәгълүматны Баулы муниципаль районы советында +7 (85569) 6-07-25 телефоны буенча һәм сайтта алырга мөмкин.
Тематик фестивальләр уздыру белән беррәттән, Баулы районы автотуризм өчен инфраструктура булдыру буенча да эш алып бара. Мәсәлән, Р-23 федераль трассасы янында туристлар өчен уңайлы «Баулы» кемпингы эшли.