«Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында ташламалы кредитлау программасы буенча конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин илнең 51 төбәгеннән гомуми бәясе 856 млрд.сум булган 197 проектка теләктәшлек белдерде.
Алар арасында гомуми номер фонды 31,6 мең номерлы кунакханәләр һәм күпфункцияле комплекслар төзү буенча 170 проект бар. 106 кунакханә һәм 3, 4 йолдыз категориясендәге күпфункцияле комплекс һәм 5 йолдыз категориясендәге 64 проект ярдәм алачак.
Шулай ук аквапарклар, ел әйләнәсе күңел ачу парклары төзү һәм тау чаңгысы комплекслары инфраструктурасын булдыру буенча 27 проект сайлап алынды.
Шул исәптән, 2025 елда ташламалы кредит алу өчен потенциаль заемчылар исемлегенә Татарстан Республикасының 4 эре инвестицион проекты кертелгән. Алар арасында Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә кунакханәләр һәм күпфункцияле үзәкләр төзү буенча өч проект һәм Чаллы шәһәрендә термаль комплекс төзү буенча бер проект бар.
Ташламалы кредитлау программасы эчке һәм тышкы туристлыкны тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән, «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин карары нигезендә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 09.02.2021 № 141 карары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Гаризалар 2024 елның 25 декабреннән кабул ителде һәм 2025 елның 3 мартында тәмамланды. Сайлап алынган гаризаларның тулы исемлеге белән (сылтама ) Россия Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында ташламалы кредитлау механизмы кысаларында элек хупланган проектлар республика халкы һәм кунаклары өчен үз ишекләрен ачты инде. Алар арасында Казан шәһәрендә урнашкан «Пляж» термаль комплексы һәм Иннополис шәһәрендә Kravt Hotel Innopolis кунакханәсе бар.