Татарстан Республикасының урнаштыру чаралары җитәкчеләре игътибарына!

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Кунакханә һәм башка урнаштыру чаралары хуҗаларына 2025 елның 1 сентябренә кадәр объектны федераль реестрда теркәргә һәм классификация узарга кирәк, бу законлы эш өчен мәҗбүри шарт булып тора.

Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә барлык урнаштыру чаралары (кунакханәләр (мотельләр, апарт-отельләр, хостеллар, пансионатлар һ.б.); шифаханәләр; ял базалары (турбазалар, глэмпинглар һ.б.); кемпинглар) бердәм федераль реестрга кертелергә тиеш.

Реестрда урнаштыру чарасы булу кунакханә хезмәтләрен законлы рәвештә күрсәтү өчен мәҗбүри шарт булып тора.

2025 елның 1 сентябренә кадәр классификация узуның барлык каралган этапларын «Кунакчыллык» системасында Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт сайтында «үз-үзеңне бәяләү» процедурасын узып тәмамларга кирәк https://tourism.fsa.gov.ru/ru/main һәм билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслый торган документларны йөкләү таләп ителә.

«Кунакчыллык» системасында эшләү турында тулырак мәгълүматны Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт сайтында алырга мөмкин  https://fsa.gov.ru/about/deyatelnost/funktsii-v-sfere-turizma/, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында: тел.: 8(843)222-90-30, 8(843)222-90-31.

Шулай ук сәлеге ылтама буенча https://rutube.ru/channel/33516085/ тематик өйрәтүче вебинарларның трансляцияләрен һәм язмаларын карарга мөмкин.

Классификацияне узу вакытында техник кыенлыкларны булдырмас өчен кирәкле процедураларны үткәрүне кичектермәскә киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International