Казан белән Тәһран арасында турыдан-туры рейслар инде июль аенда булачак

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

2025 елның 2 июленнән Mahan Air авиакомпаниясе Казан — Тәһран — Казан туры рейсларын атнага ике тапкыр эшләтеп җибәрәчәк. Килешүгә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә Татарстан делегациясе һәм Mahan Air арасында сөйләшүләр барышында ирешелде.

Бүген Иранның Mahan Air авиакомпаниясе штаб-фатирында узган очрашу нәтиҗәсендә, 2025 елның 2 июленнән башлап, Казан — Тәһран — Казан маршруты буенча туры рейслар җибәрү турында килешүгә ирешелде.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Mahan Air авиакомпаниясенең коммерция директоры Хөсәен Ибраһими белән очрашу уздырды.

Яңа рейсларны эшләтеп җибәрү Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Рейслар Мahan Air авиакомпаниясе тарафыннан атнага ике тапкыр — дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә башкарылачак.

Алга таба хезмәттәшлек кысаларында Иран базарында Татарстан Республикасының туристлык потенциалын популярлаштыруга һәм Иранны Татарстан халкы өчен кызыклы юнәлеш буларак танытуга юнәлдерелгән уртак промо-чаралар оештыру планлаштырыла.

Маршрут челтәрен киңәйтү «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасына пассажирлар агымын арттыруга һәм туризмны үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International