Төркемле туристлык сәфәрләре өчен визасыз режимны күздә тоткан Россия белән Иран арасындагы хөкүмәтара килешү кысаларында Татарстанның 11 туроператоры 2025 елдан 2026 елга кадәрге чорда мондый турларны оештыруга рөхсәт алды.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы барлык таләпләргә туры килә торган туристлык компанияләре кергән исемлекне раслады. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты әлеге килешүне гамәлгә ашыруда координацияләү органы ролендә чыгыш ясады.
2025 елның 1 маеннан әлеге туроператорлар Иранга визасыз төркемле турлар тәкъдим итә башлаячак, илләр арасында сәяхәт итү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.
Исемлеккә керделәр:
• Буревестник;
• Казан-Тур сәяхәтләр бюросы;
• Вин-Вин Тур;
• ИнтелТур Казан;
• Лидер Казан;
• Татарстан Республикасы Милли музее;
• Персона Грата;
• Скайлэнд Трэвел;
• Туристлык-мәгълүмат үзәге;
• Үткәнгә сәяхәт;
• Хәзинә Тур Сервис.
Килешүне гамәлгә ашыру механизмы турында тулырак мәгълүмат Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтының «Халыкара туризм» бүлегендә урнаштырылган.