Үсеп килүче «Үзебезнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсында катнашырга чакырабыз

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Кече һәм урта бизнес өлкәсендә перспективалы Россия брендларына ярдәм итүгә һәм аларны алга этәрүгә юнәлдерелгән «Үзебезнекеләрне бел» конкурсы игълан ителде.  Конкурста катнашу идеяләрне үстерү өчен эксперт ярдәмен алырга, шулай ук продукцияне алга этәрүне, реклама кампанияләрен, укытуны һәм тармак чараларында катнашуны да кертеп, дәүләт һәм бизнес ярдәмен җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Гаризалар 2025 елның 15 маена кадәр кабул ителә. 

Стратегик инициативалар агентлыгы, «Росконгресс» фонды һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында үсеп килүче «Үзебезнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсы игълан ителде. Чара Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләре нигезендә уздырыла һәм ил икътисады үсешенә өлеш кертә торган региональ брендларга һәрьяклап ярдәм итүгә һәм аларны алга җибәрүгә юнәлдерелгән.

Катнашуга түбәндәге номинацияләрдә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чакырыла:

  • Кунакчыллык: уңайлылыкның югары дәрәҗәсе һәм инновацион чишелешләрдән файдалануы белән аерылып торган Россия сервислары һәм туристлык тәкъдимнәре.
  • Мәгълүмати технологияләр: программа белән тәэмин итү һәм җиһазлар өлкәсендә бизнес-процессларны автоматлаштыруга юнәлдерелгән үзебезнең ил эшләнмәләре.
  • Мәдәни код: Россиянең мәдәни мирасына, фольклорына, сәнгатенә һәм халык традицияләренә нигезләнгән продукция һәм хезмәтләр.
  • Илкүләм кадрлар инициативасы.

Конкурста катнашучылар экспертлар һәм фикердәшләр ярдәмендә үз идеяләрен эшләп бетерү, шулай ук дәүләт һәм бизнес-ярдәмгә дәгъва кылу мөмкинлеге алачак:

  • Маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә алга этәрү.
  • Реклама кампанияләре, шул исәптән медиафасадларда урнаштыру.
  • Укыту программаларында катнашу.
  • Бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык.
  • Эре тармак чараларында бушлай катнашу.
  • Бизнес-экспертлар белән индивидуаль консультацияләр.
  • Яңа медиага күтәрелү.

Катнашуга гаризалар  2025 елның 15 маена кадәр кабул ителә, әлеге сылтама буенча: https://идея.росконгресс.рф/

Конкурс турында тулырак мәгълүмат сайтта бар: https://знайнаших.аси.рф/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International