Татарстан экскурсоводлары Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мәгънә йөртүчеләр» халыкара конкурсында катнаштылар. Конкурс Россиянең һәм Беларусьның 89 төбәгеннән 5000нән артык катнашучыны җыйды. Республиканың 13 вәкиленнән 12се, үзләре әзерләгән хәрби-патриотик экскурсияләрне тәкъдим итеп, җиңүче булды.
Татарстан экскурсоводлары «Мәгънә йөртүчеләр. Җиңү экскурсоводлары» халыкара конкурсында республика исеменнән «Хезмәт батырлыгы шәһәрендә иң яхшы экскурсовод», «Башка торак пунктта иң яхшы экскурсовод», «Иң яхшы туризм менеджеры» номинацияләрендә катнаштылар, әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде.
Конкурс Мәскәү өлкәсендә «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә 27-29 апрельдә узды.
Халыкара конкурска Россиянең 89 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 5000нән артык катнашучы гариза биргән булган. Конкурс шартлары буенча экскурсоводлар тарафыннан технологик карта рәвешендә хәрби-патриотик тематикага экскурсия һәм экскурсия продукты презентациясе эшләнгән. Конкурс буенча сайлап алу нәтиҗәсендә ярымфиналга 1000 катнашучы чыккан, алар өчен «Сәяхәткә караганда да күбрәк» программасы платформасында бушлай онлайн-укыту оештырылган.
Конкурс финалына 400 катнашучы үткән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да. Татарстан экскурсоводларының презентацияләре Бөек Ватан сугышы елларындагы якташларының батырлыкларына: фронттагы батыр сугышларга, тылда фидакарь хезмәт итүгә, фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иткән хезмәтчәннәр өлешенә, шулай ук сугышчан рухны күтәрү өчен алгы сызыкка чыккан иҗат коллективларына багышланган иде. ТАССР территориясеннән чакырылган фронтовик геройларга һәм аларның үлемсез батырлыкларына аерым игътибар бирелде.
Конкурста Татарстан Республикасыннан 13 кеше катнашты, шуларның 12се җиңүче булды.
Конкурста җиңүчеләр үзләре тәкъдим иткән шәһәрләрдә 5-18 май көннәрендә экскурсияләр үткәрәчәк.
Белешмә өчен
«Сәяхәткә караганда да күбрәк» программасы 2021 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасында урнаштырылган төрле конкурсларда һәм проектларда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен эшли башлады. Программада «Мәгънә йөртүчеләр» экскурсоводлар бергәлеге булдырылган, анда 12 000 нән артык кеше исәпләнә.
Элегрәк Татарстан экскурсоводлары шулай ук 1 һәм 2 сезонда «Мәгънә йөртүчеләр» конкурсында катнашып, шул исәптән ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә экскурсия программасын тәэмин иттеләр.