Татарстанда Идел буйлап пассажир навигациясе ачыла

2025 елның 25 апреле, җомга

«ТР флоты» АҖ 26 апрельдән Татарстан халкына һәм кунакларына яңа елга маршрутлары һәм киңәйтелгән флот, шул исәптән яңа суднолар тәкъдим итеп, 2025 елның елга навигациясен ача. Шәһәр яны рейслары да, Түбән Новгород белән тизйөрешле юллар да, шулай ук Зөягә һәм Бөек Болгарга популяр экскурсия юнәлешләре дә булачак. 

26 апрельдән «ТР флоты» Казан-Печище маршруты буенча беренче рейсларны эшләтеп җибәреп, пассажир навигациясен ача. Бу сезонда пассажирларны яхшы танышлары да, яңа юнәлешләр дә көтә.

2025 елда 18 теплоходны файдалануга тапшыру планлаштырыла, шул исәптән өч яңа судно: ике палубалы «Павел Миронов» теплоходы, «Восход-51» тизйөрешле теплоходы һәм «Адмирал» банкет теплоходы.

Шулай ук «ТР флоты» Казан елга портыннан Кызыл Байрак, Студенец, Ключище, Матюшино, Ташевка, Гребени, Шеланга, Түбән Ослан, Кама Тамагы, Красновидово, Тәтеш, Яр буе Морквашы һәм Печищега даими рейслар җибәрә. 4 майдан «Водолёт» ҖЧҖ Түбән Новгородка кадәр тизйөрешле линия ачачак.

1 майдан 16 майга кадәр экскурсия-сәяхәт рейслары расписаниесе:

  • Зөя утрау-шәһәрчеге: көн саен 10:00 сәгатьтә (Зөядән 15:30 китә). Тизйөрешле суднолар Зөягә кадәр көн саен 09:30 китә (Зөядән 14:30 китә).
  • Йөреп кайту: көн саен 11:00, 14:30, 18:30 (дәвамлылыгы 1 сәгать 30 минут).
  • Бөек Болгар: 2, 3, 7, 8, 9, 10, 14 май аенда 08:30 сәгатьтә (Бөек Болгардан 16:30 сәгатьтә китә).

Даими пассажир судноларының вакытлы расписаниесе һәм билетлар «ТР флоты» сайтында урнаштырылган. 

Белешмә өчен

 2024 елгы пассажир навигациясе йомгаклары буенча «ТР флоты» АҖ 344,0 мең пассажирны йөрткән, шул исәптән: 9 социаль әһәмиятле маршрут буенча шәһәр яны юлында – 257,6 мең пассажир, шул исәптән Казаннан китүче 8 маршрут һәм Чистайдан китүче 1 маршрут һәм төбәк эчендәге коммерция маршрутларында – 86,4 мең пассажир (туристлык һәм экскурсия рейслары), шулай ук Казан – Ульяновск – Казан төбәкара маршрутында – 569 пассажир.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International