«ЮВТ АЭРО» Эльбруска Нальчик-Казан маршруты буенча рейслар җибәрә

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 1 майдан Казаннан Эльбруска иң якын шәһәр булган Нальчикка һәм кирегә туры рейслар җибәрә. Очышлар атнага ике тапкыр 50 урынлы самолетларда башкарылачак, юлдагы вакыт якынча 3 сәгать чамасы. 

1 майдан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан-Нальчик-Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейсларны эшләтә башлый.

Нальчик – Кабарда-Балкар Республикасы башкаласы, Европаның иң биек түбәсенә иң якын нокта – Эльбрус. Кабарда-Балкар Республикасы башкаласыннан Владикавказ, Пятигорск, Кисловодск, Магас, Грозный кебек күрше шәһәрләргә барып җитү уңайлы һәм тиз.

Очышларны Canadair (Bombardier) Regional Jet 200 тибындагы заманча уңайлы 50 урынлы һава судноларында атнага ике тапкыр: пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкару планлаштырыла. Шәһәрләр арасында очу вакыты якынча 3 сәгать тәшкил итәчәк.

Белешмә өчен

«ЮВТ АЭРО» флоты Канадада җитештерелгән Bombardier һава судноларыннан тора. Ил эчендә «ЮВТ АЭРО» 60 тан артык юнәлеш буенча очыш программасын тормышка ашыра, шул исәптән 20се – Казаннан. Рейслар турында өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга мөмкин http://uvtaero.ru.  

Кабарда-Балкария халкы өчен «ЮВТ АЭРО» яңа рейслары ачылу Татарстан Республикасына бару өчен уңайлы мөмкинлек бирә.

Маршрут челтәрен киңәйтү «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасына пассажирлар агымын арттыруга һәм туризмны үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International