Татарстанда 2025 елның беренче кварталында туристлар агымының артуы күзәтелә

2025 елның 11 апреле, җомга

Республиканың төп туристлык үзәкләре биргән мәгълүматларга караганда, 2025 елның беренче кварталында Татарстанның бу популяр урыннарында булган туристлар санының артуы теркәлгән.

2025 елның беренче кварталында Татарстан Республикасына туристлар агымы уңай динамика күрсәтте, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6% ка диярлек артты.

Туристлар арасында элеккечә үк Казан Кремле аеруча популяр. Анда 768 955 кеше булган, бу үткән ел белән чагыштырганда 7,7% ка күбрәк. ЮНЕСКОның тагын ике объектына килүчеләр саны арта: Зөя утрау-шәһәрчегенә 161 052 кеше килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 12,2% ка күбрәк, Бөек Болгар 34 147 сәяхәтчене җәлеп иткән, 22,3% ка үсеш күрсәткән. Алабугага 80 850 турист килгән (үсеш 6,1%). Тәтеш шәһәре шулай ук 13 455 туристны кабул итеп, 1,2% ка зур булмаган үсеш теркәгән. Шуның белән бергә, 2025 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Чистай туристларны 16% азрак кабул иткән. Кунаклар саны – 8 366 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International