Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Туристлык һәм кунакчыллык» яңа илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына ярдәм итүгә конкурс нигезендә сайлап алуга гаризалар кабул итү срокларын 2025 елның 18 апреленә кадәр озайту турында игълан итте.
Модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәменә конкурс буенча сайлап алу Россия Федерациясе субъектларыннан алынган гаризалар нигезендә турыдан-туры Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Конкурс уздыру турындагы хәбәрне Министрлык сайтында карарга була.
https://economy.gov.ru/material/directions/turizm/minekonomrazvitiya_rossii_prodlevaet_konkursnyy_otbor_investicionnyh_proektov_po_sozdaniyu_modulnyh_nekapitalnyh_sredstv_razmeshcheniya_na_period_2025_2027_godov_.html
Конкурс ике этапта уза:
1. Сайлап алуда катнашу өчен заявкалар Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, М.Горький ур., 19. Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга 09:00-18: 00, тәнәфес 12:15-13:15.
Гаризаларны 2025 елның 15 апреленә кадәр бирергә киңәш итәбез. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәр гаризаны кабул иткәннән соң, модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга субсидия бирү кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләргә, шулай ук биналарның минималь габаритлары һәм мәйданнары, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә керү мөмкинлеген оештыру, төзелеш материаллары, янгынга каршы һәм өстәмә таләпләргә туры килү-килмәү мәсьәләсенә инвестиция проектына анализ ясалачак. Анализ узгач хупланган гаризалар Россия Икътисадый үсеш министрлыгына җибәреләчәк.
Шул ук вакытта иртәрәк бирелгән гаризалар Россия Икътисадый үсеш министрлыгы конкурска йомгак ясаганда өстенлеккә ия булачак һәм субсидияләр алуга дәгъва итүчеләр рейтингында югарырак позициядә торачак.
2. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы РФ төбәкләреннән гаризалар кабул итү срогы тәмамланганнан соң 5 эш көне эчендә документларны тикшерәчәк һәм субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча комиссиягә юллаячак, ул 15 эш көне эчендә субсидияләрне бүлү кагыйдәләрендә теркәлгән критерийлар исемлеге буенча инвестиция проектларына бәя бирәчәк.
Конкурс сайлап алуы турындагы яңалыкларны, конкурста катнашу турында аңлатмалар белән туры эфирларны ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты телеграм-каналында күзәтеп барыгыз.
Документларның формалары Дәүләт комитеты сайтында «Конкурслар, субсидияләр» бүлегендә бастырылган.
Телеграммада кайнар линия эшли, анда булган сорауларны бирергә һәм аларга оператив җавап алырга мөмкин.