Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Таҗикстан Республикасы белән туристлык элемтәләрен ныгыта

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Таҗикстан делегациясе Казанга туристлык хезмәттәшлеген ныгыту өчен килде. Очрашу кысаларында Таҗикстанда курорт-шифаханә һәм тау туризмы мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук Душанбеда Татарстан туроператорлары өчен мәгълүмат турын уздыру планлаштырылган. 

Узган атнада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Согдиана өлкәсендә урнашкан Худжанд шәһәрендә мәдәни мирас объектлары белән танышты. Ул шулай ук гамәлдәге маршрутларны өйрәнү һәм Татарстаннан Таҗикстанга һәм кире юнәлештә сәяхәт итүче туристлар санын арттыруны стимуллаштыру өчен туристлык фирмалары белән багланышларны активлаштырырга күрсәтмә бирде.

Республика Рәисе йөкләмәсе нигезендә бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Таҗикстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Туристлыкны үстерү комитеты рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Холматиен җитәкчелегендәге Таҗикстан Республикасы делегациясе Татарстан туроператорлары белән очрашты.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кунакларны сәламләде һәм туристлык өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Очрашу кысаларында Таҗикстан вәкилләре үз илләренең туристик потенциалы турында тәкъдир иттеләр, курорт-шифаханә һәм тау туризмын үстерүгә аерым игътибар бирделәр.
 
Татарстан Республикасы белән Таҗикстанны даими авиарейслар бәйли. «Казан» халыкара аэропортыннан «Северный ветер» һәм «Уральские авиалинии» авиакомпанияләре рейслары белән атнага 6 тапкыр Хуҗанд һәм Дүшәнбегә очарга мөмкин.

Халыкара хезмәттәшлекне үстерү, туроператорлык бергәлеге арасында элемтәләрне җайга салу «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының 2030 елга турхезмәтләр экспортын өч тапкырга арттыру максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International