Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты вәкиле «Таяну ноктасы» ток-шоуында катнашты, анда тармак экспертлары Татарстанда 2025 елгы туристлык сезоны перспективалары, яңа объектлар һәм тенденцияләр, гастротуризмны һәм төбәк юнәлешләрен үстерү турында фикер алыштылар. Чыгарылышны ТЯГ телеканалында бүген 17:30 сәг. карарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина 2025 елгы туристлык сезонына багышланган «Таяну ноктасы» ток-шоуында катнашты.
Фикер алышуда төбәкнең туристлык тармагының әйдәп баручы экспертлары: кунакханә бизнесы, глэмпинглар, туристлык агентлыклары һәм ресторан секторы вәкилләре катнашты.
Ток-шоу кысаларында катнашучылар узган туристлык елы нәтиҗәләренә анализ ясадылар, киләсе сезонга фараз кылдылар, БРИКС саммитын уздыруның республиканың туристларны җәлеп итүчәнлегенә йогынтысын бәяләделәр, яңа туристлык объектларына һәм төбәк кунаклары өчен планлаштырылган чараларга күзәтү ясадылар, туристларның заманча тенденцияләре һәм өстенлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук гастрономия туризмын һәм Казаннан читтә яңа турист юнәлешләрен үстерү перспективаларын карадылар.
«Таяну ноктасы» ток-шоу чыгарылышын бүген 17:30 сәгатьтә ТЯГ телеканалында яки, киләсе атнадан башлап, телеканалның рәсми сайтындагы язмада карарга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/tochka-opory/