Казан илкүләм проект ярдәмендә инфраструктураны яхшыртуны дәвам итә

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Казанда 2024 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган проектлар мониторингы старт алды. Субсидия ярдәмендә Туристлык-мәгълүмат үзәге мобиль пункт сатып алды, «Амакс-Сафар» кунакханәсе һәм заманча инфраструктура барлыкка килгән «Лебяжье» ял базасы кунакларын ял итү өчен яңа мөмкинлекләр көтә.

Кичә 2024 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча бердәм субсидия кысаларында ярдәм алган проектларны гамәлгә ашыру мониторингы старт алды. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш төркеме нәтиҗәләрне бәяләү өчен беренче күчмә утырыш уздырды.

- Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге субсидия акчасына мобиль трак сатып алды, анда туристларга мәгълүмати хезмәтләр күрсәтелә, экскурсияләр һәм шәһәр карталары тәкъдим ителә. Мобиль ТМҮ Петербург урамында, «Татарстан» кунакханәсе янында урнашкан.

- Балалар төркемнәрен һәм туристларны балалар белән кабул итү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен «Кәҗә бистәсе» метросы янындагы «Амакс-Сафар» отелендә заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килде.

- Казан шәһәре Киров районының «Лебяжье» ял базасында төрле туристлар төркемнәрен җәлеп итү һәм балалар белән ял итү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен балалар мәйданчыгы булдырылды һәм актив ял итү өчен яңа җайланмалар —  чаңгы, тимераяк, тюбинглар сатып алынды.

Бу проектлар – «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» (2025 елдан башлап) —  «Туризм һәм кунакчыллык») илкүләм проектын гамәлгә ашыруда мөһим адымнар, ул туристлык хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга һәм Россиядә ял итү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International