Татарстанда туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы тәмамланды. Юниорлар өчен категорияләрне дә кертеп, 11 компетенциядә җиңүчеләр билгеле булды.
Татарстанда туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы узды. Катнашучылар үзләренең осталыкларын алты компетенциядә күрсәттеләр, шуларның бишесе шул исәптән юниорлар өчен җайлаштырылган. Бу этапта җиңүчеләр язын төбәкара этапта Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.
Катлаулы конкурс биремнәрен үтәп, катнашучылар үзләренең осталыкларын, командада эшли белүләрен, куелган бурычларны үтәүләрен һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
«Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе — яңа квалификацияле кадрлар әзерләү булганлыктан, «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты илкүләм проектта конкурентлыкка сәләтле белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча куелган бурычларны гамәлгә ашыру юлында мөһим инструментка әверелә.