«Илкүләм приоритетлар» АКО һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия синең күзләрең белән» халыкара видеороликлар конкурсы башлануы турында игълан иттеләр, аның максаты – эчке һәм чит ил аудиториясе арасында Россиянең туристлык төрлелеген популярлаштыру.
2025 елның 24 февралендә «Россия синең күзләрең белән» халыкара видеороликлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, ул 2025 елның 15 маена кадәр дәвам итәчәк. Заявканы конкурсның рәсми сайтында анкета тутырып бирергә була.
Конкурста сигез номинация тәкъдим ителәчәк:
Катнашу өчен төп таләпләр: роликның озынлыгы 60 секундтан артмаска тиеш, ролик 2019 елдан 2025 елга кадәр төшерелергә тиеш. Катнашу шартларының тулы исемлеге белән Нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Жюри составында – эре туристик компанияләр һәм платформалар, туристлык тармагы ассоциацияләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.
Җиңүчеләр 12 июньдә «Сәяхәт ит!» халыкара туристлык форумында игълан ителәчәк.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының туристлык эшчәнлеге өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру департаменты директоры Георгий Груша: «Эчке туризм үсеше һәм инфраструктура үсеше белән сәфәрләр географиясе киңәя, сәяхәтчеләр үзләре өчен яңа курортлар һәм локацияләр ача. Хис-кичерешләр, җирле традицияләргә һәм мәдәнияткә чуму мөһим. Конкурс ил эчендә ял итү өчен гаять зур мөмкинлекләр, яңа турпродуктлар, маршрутлар һәм вакыйгалы чаралар күрсәтә. Болар барысы да, әлбәттә, туризмга игътибарны җәлеп итә, турсәяхәтләр саны артуга ярдәм итә».
Конкурс «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында башланып китте.