Казанда яңа Amati Kazan 3* кунакханәсе ачылды

2025 елның 9 феврале, якшәмбе

Казанда Amati Kazan 3* яңа кунакханәсе ачылды, ул төрле категорияләрдәге 45 заманча номер тәкъдим итә һәм шәһәр үзәгендә, туристлар өчен төп истәлекле урыннардан ерак түгел урнашкан. Отель 2024 елның октябрендә БРИКС дәүләт башлыклары саммиты кунакларын кабул итеп, үзен күрсәтте инде.

Казанның үзәгендә яңа Аmati Kazan 3* кунакханәсе эшли, ул узган елның иң мөһим сәяси чарасы – БРИКС дәүләт башлыклары саммиты кунакларын кабул итәргә өлгерде. Алар арасында Мисыр, Көньяк Африка Республикасы, Кытай, Бразилия, Согуд Гарәбстаны, Һиндстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре бар иде.  

Отель танылган скрипка остасы, музыка кораллары ясау белән дан казанган Николо Амати исемен йөртә. Пространство интерьеры нечкә итальян стилендә эшләнгән, бу элегантлык һәм нәфислек атмосферасын тудыра. Бүлмәләр Аматиның үзен сурәтләгән картиналар белән бизәлгән.
Төп туристлар урамы – Бауманнан берничә минутлык җәяүле юлда һәм тарихи Казан Кремленнән 10 минутлык ераклыкта Муса Җәлил урамында урнашкан кунакханә. Үз туристларына өч категориядә: эконом, стандарт һәм югары комфортлы  45 заманча номер тәкъдим итә. Барлык номерлар да кирәкле уңайлыклар белән җиһазландырылган, шулай ук тәүлек буе эшли торган ресепшен һәм Wi-Fi файдалану мөмкинлеге тәэмин ителгән.

Татарстан Республикасында кунакханәләрнең номер фондын арттыру эше сыйфатлы туристлык инфраструктурасын булдыру, Россия буенча сәфәрләр санын һәм туристлыкның илнең тулаем төбәк продуктына керткән өлешен 5% ка кадәр арттыру буенча «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International