Экскурсоводларны аттестациядәге яңалыкларга һәм законнардагы үзгәрешләргә багышланган туры эфирда катнашырга чакырабыз.
6 февральдә 14:00 сәгатьтә ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында экскурсоводлар өчен аттестация яңалыклары, шулай ук законнардагы үзгәрешләр турында туры эфир узачак.
Мөһим үзгәрешләр турында искә төшерәбез:
- 2025 елның 1 гыйнварыннан аттестация узган өчен дәүләт пошлинасы күләме үзгәрде һәм хәзер 2000 сум тәшкил итә.
- 2025 елның 1 мартыннан экскурсия хезмәтләрен аттестация булганда гына күрсәтү таләп ителә.
- 1 марттан билетлар структурасына һәм квалификация имтиханының практик өлешен тапшыру өчен сораулар исемлегенә үзгәрешләр кертелә.
Практик бирем өчен яңа сораулар сылтама буенча урнаштырылды: https://tourism.tatarstan.ru/voprosi-i-temi-k-testirovaniyu-i-sobesedovaniyu.htm
Аттестация мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны (843) 222-90-55 телефоны буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетыннан алырга мөмкин.