2025 елның 1 мартыннан Россиядә экскурсоводлар аттестация узганнан соң гына хезмәт күрсәтә алачак. Аттестация алу өчен киләсе имтиханнар 2025 елның февралендә узачак, график Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылачак. Шулай ук 2025 елның 1 гыйнварыннан аттестация өчен дәүләт пошлинасы күләме үзгәрде.
«Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 24.11.1996 ел, №132-ФЗ федераль закон нигезендә 2025 елның 1 мартыннан экскурсоводлар аттестация узган очракта гына хезмәт күрсәтергә хокуклы.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты 2022 елдан башлап аттестация комиссиясенең 40 тан артык утырышын оештырды, аларның нәтиҗәләре буенча 440 экскурсовод, шул исәптән татар, инглиз, гарәп, алман, төрек, француз һәм испан телләрен белгән гид-тәрҗемәчеләр аттестацияне уңышлы узды.
Экскурсоводларны аттестацияләү кысаларында киләсе имтиханнар 2025 елның февралендә узачак. График сылтама буенча урнаштырылачак https://tourism.tatarstan.ru/poryadok-provedeniya-attestatsii.htm.
Игътибар итәбез, 2025 елның 1 гыйнварыннан аттестация узган өчен дәүләт пошлинасы күләме үзгәрде.
Россия Федерациясе Салым кодексының 333.33 статьясындагы 1 пунктының 72 пунктчасы нигезендә дәүләт пошлинасы күләме:
• аттестат, таныклык яисә квалификация дәрәҗәсен раслый торган башка документ биргән өчен – 2000 сум;
• фамилиясен, исемен, атасының исемен үзгәртүгә бәйле рәвештә квалификация дәрәҗәсен раслый торган документка үзгәреш кертелгән очракта – 500 сум;
• югалган квалификация дәрәҗәсен раслаучы документның дубликатын биргән өчен – 2000 сум.
Аттестация мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны (843) 222-90-55 телефоны буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетыннан алырга мөмкин.