Russian Event Awards – 2012 елда гамәлгә куелган Вакыйгалы туризм өлкәсендә ел саен үткәрелә торган халыкара тармак премиясе. Быел чара Түбән Новгородта узды. Татарстан Республикасы проектлары премия номинацияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Russian Event Awards максатлары – бердәм халыкара мәгълүмат базасын булдыру өчен Вакыйгалы туризм өлкәсендә кызыклы проектларны ачыкларга, аларны алга җибәрүгә һәм инвесторларны җәлеп итүгә ярдәм итәргә.
2024 елгы премия финалында Россиянең һәм Беларусьның 56 төбәгеннән 317 проект көч сынашты.
«Болгар. Үткәнгә сәяхәт» фестивале «Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристлык вакыйгасы» номинациясендә Гран-при яулады. Исегезгә төшерәбез, бу вакыйга 27-28 сентябрьдә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелгән ярдәм белән узды.
Татарстан Республикасыннан тәкъдим ителгән башка проектлар да түбәндәге номинацияләрдә лауреат булды:
- Иң яхшы халыкара вакыйга – 1 урын – «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы (Казан шәһәре);
- 100 000 гә кадәр халкы булган шәһәрләр арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң яхшы туристлык вакыйгасы – 3 урын – «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе (Кукмара шәһәре);
- Автотуризм өлкәсендәге вакыйга – 3 урын – «Арба-фест. Гершыд» (Баулы шәһәре);
- 100 000 кешегә кадәр булган торак пунктта гастрономия туризмы өлкәсендә иң яхшы вакыйга – 3 урын - «Икмәкләр һәм тамашалар» гастрономия фестивале (Әгерҗе шәһәре).