Иран туристларын кабул итәргә ниятләгән туроператорлар өчен мөһим мәгълүмат

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Россия һәм Ираннан килгән туристларны визасыз алмашуны оештыру өчен туристлык оешмаларыннан мәгълүматлар җыя.

2025-2026 елларга Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Иран Ислам Республикасы Хөкүмәте визасыз төркемле туристлык сәфәрләр турында кызыксынган туристлык компанияләреннән ТРның Туристлык буенча дәүләт комитетына документлар пакеты әзерләүләрен һәм җибәрүләрен сорыйбыз.

2 декабрьгә кадәр:

- туристлык оешмасы турында гомумиләштерелгән мәгълүматларны 1 нче кушымтадагы форма буенча бирергә кирәк (сылтама), әлеге почтага: e.varlamova@tatar.ru. Мәгълүмат Word форматында бирелә, оешманың исемен рус һәм инглиз телләрендә күрсәтергә кирәк.

 2024 елның 2 декабреннән 6 декабренә кадәр:

- туристлык оешмасы мөһеренең төп нөсхәләрен ТР Туристлык буенча дәүләт комитетына Казан шәһәре, М.Горький ур., 19, 4 нче кабинет адресы буенча җиткерергә кирәк.

Элемтә өчен:  ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу бүлегенең әйдәп баручы консультанты – Варламова Елена, тел. (843) 222-90-37.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International