Татарстанның 14 туроператоры Кытай туристлары белән визасыз төркем исемлекләре буенча эшкә гариза биргән

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Россия һәм Кытайдан килгән туристларны визасыз алмашуны оештыру өчен туристлык оешмаларыннан мәгълүматлар җыйды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында визасыз төркемле турист сәфәрләре турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ел саен Кытайдан төркемнәр кабул итәргә әзер булган Татарстан туроператорларыннан заявкалар кабул итә һәм аны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы аша Кытай Тышкы эшләр министрлыгына авторизацияләүгә җибәрә.

Агымдагы елда заявкаларны 14 турист операторы биргән, алар әлеге килешү кысаларында визасыз хезмәттәшлек итүне планлаштыралар. Шулардан: «Персона Грата», «Лидер Казан», «Путешествие в прошлое», «Вин-Вин Тур», «АИТ «ИнтелТур Казань», «Другое измерение Казань», «Туристско-информационный центр», «Буревестник», «РА ДМС МАЙС», «Скайлэнд Трэвел», «Фэнси Трэвел», «Пегас Казань», «Татарстан Республикасы Милли музее» ДБКУ. Барлык кирәкле процедураларны уздырганнан соң, туроператорларның йомгаклау исемлеге РФ Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында урнаштырылачак. (https://www.economy.gov.ru/ )

Шундый ук эш Иран Ислам Республикасына визасыз төркемле туристлык сәфәрләрен гамәлгә ашыру өчен дә башкарылачак. Тулырак мәгълүмат – ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтындагы киләсе яңалыкта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International