Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында 414 экскурсовод уңышлы аттестация узды, шул исәптән инглиз, гарәп, алман, төрек, француз һәм испан телләрен белгән гид-тәрҗемәчеләр дә.
Аттестацияләнгән экскурсоводлар турында белешмәләр Экскурсоводларның бердәм федераль реестрына кертелә (https://knd.gov.ru/licenses-registry).
Исегезгә төшерәбез, 22.06.2024 ел, № 143-ФЗ федераль закон нигезендә экскурсоводларның эшчәнлеген җайга салучы законнарга үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә, федераль реестрда экскурсоводның аттестациясе һәм аның турында белешмәләр булмаганда, эшчәнлекне гамәлгә ашыру срогы 2025 елның 1 мартына кадәр билгеләнгән.
Шулай ук игътибар итәбез, 2025 елның 1 мартыннан экскурсоводларны аттестацияләү кысаларында квалификация имтиханының гамәли биреме (телдән өлеш) мәсьәләләренә үзгәрешләр кертеләчәк. Сораулар исемлеге 2025 елның 1 февраленнән дә соңга калмыйча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Экскурсоводларны (гидларны) һәм тәрҗемәче гидларны аттестацияләү» бүлегендә бастырылачак (https://tourism.tatarstan.ru/voprosi-i-temi-k-testirovaniyu-i-sobesedovaniyu.htm).
Шул ук вакытта тест сораулары үзгәрешсез кала.
Аттестация узу буенча өстәмә мәгълүматны ТР Туристлык буенча дәүләт комитетыннан (843) 222-90-55 телефоны буенча алырга мөмкин.