2024 елда Татарстан Республикасы территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү өчен өченче конкурс сайлап алуында республиканың 16 муниципаль берәмлегеннән 51 проект җиңүче булды.
Илкүләм проект акчаларына эшкуарларны уртак финанслау катнашында Татарстан Республикасының ял объектлары, шифаханәләре, урнаштыру чаралары һәм туристлык объектлары территорияләрендә инфраструктура булдырылачак, ул күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтергә һәм туристларны урнаштыруның уңайлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Яңа кемпинглар республиканың Биектау, Баулы, Минзәлә, Мамадыш районнарында барлыкка киләчәк.
Причал инфраструктурасын булдыру Лаеш районында «Тетеевский Берег» балыкчылык базасында, Алексеевск районында «Белка» ял базасында планлаштырыла, шулай ук Минзәлә районында су инвентарен прокатка бирү пункты өчен понтон пирсы сатып алыначак.
«вМесте» (Кама Тамагы районы), «Елки» Зеленодольск районы), Lebedino ECO (Алексеевск районы), «Форрест», Sviyaga Glamp (Югары Ослан районы) глэмпинглары, «Ромашкино» шифаханәсе (Зәй районы), Minger Med Spa (Саба районы) шәһәр яны комплексы территориясендә, «Фишфарм 116» ял базасы (Кайбыч районы), «Тирән күл» (Казан ш., Киров районы), «Нептун» һәм «Ивушка» (Бөгелмә районы), «Ак таулар» мәдәни-рекреацион кластеры (Лаеш районы) территориясендә туристлык җиһазлары сатып алып, өстәмә ял итү зоналары булдырылачак.
Туристларга хезмәт күрсәтү өчен «Оазис» (Зеленодольск районы), Minger Med Spa (Саба районы) шәһәр яны комплексларында, Кәске авылындагы ял йортында (Әлмәт районы), Lebedino ECO (Алексеевск районы), «Форрест» (Югары Ослан районы) глэмпингларында, «Багряж» утарында (Тукай районы), «Васильевский» шифаханәләре (Зеленодольск районы), «Октябрьский» коммерцияле булмаган дача партнерлыгы (Зеленодольск районы), «Белый Яр» (Лаеш районы) һәм «Чайка» (Зеленодольск районы) ял базаларында, шулай ук «Су Анасы» шәһәр пляжында (Чаллы шәһәре) туристларга хезмәт күрсәтү өчен мунчалар, купельләр һәм чаннар сатып алыначак.
Күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтү өчен прокат җиһазлары «Лес и Река» глэмпингында (Биектау районы), «Новая земля» парк-отелендә (Бөгелмә районы), «Федотово» туристлык комплексында (Зәй районы), «Берсут» ял йортында (Мамадыш районы), PIONEER RESORT HOTEL (Югары Ослан районы) шәһәр читендәге отелендә, «Аккош» спорт-сәламәтләндерү комплексында (Казан шәһәре, Киров районы), «Радуга» шифаханәсендә (Чаллы шәһәре), «Су Анасы» шәһәр пляжында (Чаллы шәһәре), «Феникс» прокат үзәкләрендә (Әлмәт шәһәре) һәм «Татнефть» ГАҖ тау чаңгысы комплексында (Әлмәт районы) сатып алыначак һәм кулланырга мөмкин булачак.
«Саулык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында (Тукай районы), «Азалия на Московской» отелендә (Казан шәһәре), «Затлы» шәһәр яны клубында (Арча районы), «Крутушка» шифаханәсендә (Казан шәһәре) яңа балалар мәйданчыклары урнаштырылачак.